Сәясәт
Яр Чаллы белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә әзер
Яр Чаллыда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык системасын көчәйтергә планлаштыралар. Бу хакта даими комиссия утырышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу максатларга акча шәһәр бюджетының өстәмә керемнәреннән бүленеп биреләчәк. « Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура күрсәткән барлык таләпләр буенча техник ныгыту 600 млн сум тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетында өстәмә керемнәр бар, һәм без аларны балалар иминлегенә юнәлтәчәкбез дигән карар кабул иттек. Аңлашыла ки, һәр мәктәп һәм балалар бакчасыннан ныгытма ясап булмый, әмма аларны теләсә нинди кеше керә алмаслык итеп ясауга омтылу – безнең бурыч ».