Яр Чаллыда Роспотребнадзор санитар таләпләрне бозучыларны ачыклауны дәвам итә
Яр Чаллыда 1603 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 300,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 24,2%ка кимрәк. Әлеге мәгълүматларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина җиткерде.