Чаллыда яшәүче җиде пар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре алды
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Чаллы гаиләләре «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Гаилә парларын хөрмәтләү Тантаналар сараенда узды. Тантанага шулай ук бүләкләнүчеләрнең балалары, оныклары, хезмәттәшләре чакырылган иде.