Һәлак булган сугышчыларның балалары өчен "КАМАЗ-мастер" командасы үзәгенә экскурсия оештырылды
Бүген "КАМАЗ-мастер" спорт үзәгендә әтиләре махсус хәрби операция зонасында һәлак булган балалар өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм "Бердәм Россия" партиясенең сәяси советы вәкилләре катнашты.