Яр Чаллыда Хәтер һәм матәм көне уза
Иртәгә, 22 июнь көнне, 12:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган Хәтер һәм матәм көне уза.
Хәзер 17:23
,
27.5 °C
Хәзер 17:23
,
27.5 °C
Иртәгә, 22 июнь көнне, 12:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган Хәтер һәм матәм көне уза.
25 июньгә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 класс), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдатларның балалары, оныклары, оныкчыклары һәлак булучыларны искә алып, автойөреш оештырдылар. Узышта көч структуралары ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чиркәү вәкилләре, аларның гаиләләре, балалары һәм оныклары катнаша. Юлда барлыгы 36 кеше - 11 экипаж.
Узган ял көннәрендә Кече Шилнә поселогы янында эшче яшьләр арасында хәрби-спорт слеты узды. Аны «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы», «Заман» яшьләр үзәге, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе ярдәме белән «Три турист» туристик клубы, Яшьләр эшләре идарәсе һәм Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте оештырды.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льгота алучыларга тиешле гаризаны күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки Россия Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.