Чаллының картиналар галереясендә «Плюс-минус спектакль» дип исемләнгән спектакль күрсәтеләчәк
«Плюс-минус спектакль» һәм «Предметный разговор » арт-объектлар күргәзмәсе «Ничего особенного »проектының ике өлеше. Икесе дә картиналар галереясендә күрсәтеләчәк. 6 июльдән 11 июльгә кадәр «Предметный разговор» арт-объектлар күргәзмәсе, 9 һәм 10 июльдә Чаллы премьерасы «Плюс-минус спектакль»дип исемләнгән спектакль узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Солнце внутри» фонды директоры Юлия Әхмәтҗанова хәбәр итте.