Яр Чаллыда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан төзелгән мәйданчык барлыкка килде
ГЭС поселогындагы 6/23 йорт янында төзүчеләр яңа балалар мәйданчыгын урнаштыруны төгәлләделәр. Шәһәр өчен проект уникаль түгел, әмма үрнәк булып тора: мәйданчык район хакимияте, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , Kastamonu компаниясе ярдәме белән инициатив төркем акчасына төзелде.