Кайнар суны туктатып тору графигы
11 майдан Яр Чаллыда җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары башлана. Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре 726 километрга якын җылылык челтәрләренең тыгызлыгын һәм ныклыгын тикшерәчәк. Традиция буенча, эшләр этаплап башкарылачак: икесе – шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм дүртесе – төньяк-көнчыгыш өлешендә.