ТР Дәүләт Советы депутаты Чаллы укучылары өчен парламент дәресе үткәрде
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге" темасына парламент дәресе уздырды.