Яр Чаллыда «Шәһәрнең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсында җиңүчеләр ачыкланды
Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмасы» конкурсына йомгак ясалды. Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сәламләде: « Үзенчәлекле категория кешеләр белән эшләүче кешеләр дә үзенчәлекле, чөнки һәр кеше дә сез һәм сезнең коллективларыгыз башкарган эшләрне эшли алмый . Коммерцияле булмаган оешмалар бездә барлыгы 400гә якын, шуларның 30ы актив. Дүрт оешманы гына сайлап алу авыр булды, иң яхшылардан без иң яхшыларны сайладык, шуңа күрә минем бу конкурста катнашучыларның барысын да котлыйсым килә ».