Якшәмбе, 14 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Халыкара мөнәсәбәтләр югары мәктәбе һәм Тарихи фәннәр һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе, шулай ук «ТНВ» телерадиокомпаниясе белән берлектә, «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең икенче сезонын оештыра, аның финал этабы телевизион форматта узачак.

Бәйге Россия, Татарстан һәм төрки халыкларның мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыруга, уку мәдәниятен алга этәрүгә, тарихи-мәдәни китапханә мирасына кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Финал этабының (көндезге тур) җиңүчеләре һәм призерлары Институтның «Тарих» юнәлеше (шифр 46.03.01) буенча «Төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай нигездә укырга керү хокукына ия.

Бәйгедә 10-11 сыйныф укучылары, Россия Федерациясенең барлык субъектларындагы урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Бәйге ике турда үткәрелә: 1 этап – онлайн (читтән торып) – бәйге сайтында теркәлүне һәм онлайн-викторинаны үз эченә ала; 2 этап – офлайн (көндезге) – телевизион викторина уены форматында уза.

Бәйге турындагы Нигезләмә белән https://mincult.tatarstan.ru/file/mincult/File/polojenie-2022.pdf сылтамасы буенча танышырга мөмкин. Бәйге турында мәгълүмати ярдәм рәсми сайтта http://www.tarhan-history.ru/ башкарыла

Кабул итү графигы