Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә
Яр Чаллыда 1227 кеше эшсез граждан статусына ия. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә, ТР буенча бу күрсәткеч – 0,54%. Бу хакта мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.
Хәзер 23:39
,
22.5 °C
Хәзер 23:39
,
22.5 °C
Яр Чаллыда 1227 кеше эшсез граждан статусына ия. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә, ТР буенча бу күрсәткеч – 0,54%. Бу хакта мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.
Яр Чаллыда җылыту сезонына йомгак ясалды. Доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.
11 майдан Яр Чаллыда җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары башлана. Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре 726 километрга якын җылылык челтәрләренең тыгызлыгын һәм ныклыгын тикшерәчәк. Традиция буенча, эшләр этаплап башкарылачак: икесе – шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм дүртесе – төньяк-көнчыгыш өлешендә.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец искәрткәнчә, илдә "Гаилә һәм балачакны яклау турында" гаилә-демографик проектын гамәлгә ашыру кысаларында ата-аналар өчен телефон булдырылган. Проект кысаларында Россия Федерациясенең барлык субъектларына Гаилә линиясенең федераль номеры 8-800-3006-003 ачылды, ул көн саен һәм тәүлек буе эшли. Мөрәҗәгать итүчеләргә түләүсез социаль-мәгълүмати, консультация, юридик һәм башка ярдәм тәкъдим итә.
11 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән көчле яңгыр, төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил.