Россиядә санкцияләр шартларында ярдәм чаралары буенча навигатор эшли башлады
Хөкүмәт сайтында россиялеләргә тышкы чикләүләр фонында дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм чараларында ориентлашырга ярдәм итәчәк навигатор эшли башлады. Ул анкета рәвешендә төзелгән һәм санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә багышланган бүлектә урнаштырылган.