Сәясәт
Мәскәү делегациясе Кама балалар медицина үзәгендә кунакта
Кама балалар медицина үзәгендә Мәскәүдән килгән делегация балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтү тәртибенә аудит уздырды. Делегация составына түбәндәгеләр керде: медицина фәннәре докторы, сәламәтлек саклауны оештыручы, педиатр Татьяна Куличенко , медицина фәннәре докторы, сәламәтлек саклауны оештыручы, реаниматолог-анестезиолог Андрей Харькин , медицина фәннәре кандидаты, анестезиолог-реаниматолог Михаил Быков , балалар неврологы, сәламәтлек саклауны оештыручы Инна Щедеркина , медицина фәннәре кандидаты, педиатр Мария Лазарева , педиатр, неонатолог, сәламәтлек саклауны оештыручы Ольга Романова һәм клиник-эксперт эше буенча Россия балалар клиник хастаханәсе директоры урынбасары, сәламәтлек саклауны оештыручы Сергей Уткин.