"Студенческая" тукталышында вакытлыча светофор
28 июльдә "Студенческая" тукталышында 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр вакытлыча светофорны сүндерәчәкләр. Участокта "Чаллы электр челтәрләре" эшләячәк.
Хәзер 18:51
,
24.5 °C
Хәзер 18:51
,
24.5 °C
28 июльдә "Студенческая" тукталышында 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр вакытлыча светофорны сүндерәчәкләр. Участокта "Чаллы электр челтәрләре" эшләячәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.
1 августтан 12 августка кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.
Комсомол районының Мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасы районнары гармунчылары һәм курайчылары катнашында " Җырлы, гармунлы, курайлы жэй!" бәйрәм программасы узды. Биредә халык көйләрен башкардылар. Бәйрәмне "Энергетик" мәдәният сараеның, шәһәрнең һәм республиканың популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары да бизәде.
Татарстан Республикасы территориясендә 26 июльдә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда яңгыр һәм бозлавык көтелә.