Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы кышкы сезонга әзерләнә

5-15 сентябрьдә Яр Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынауның соңгы этабы уза. Йорттагы челтәрләрдә җитешсезлекләр ачыкланмаса, кайнар су вакытыннан алда биреләчәк. 

«308 социаль мәдәни объектта җылылык сезонына әзерлек эшләре тулы көченә бара. Җылыту периодына әзерлек паспорты 305 объектка бирелде. Тагын 3 объект та тиздән җылы кабул итәргә әзер булачак», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев идарә башлыкларына, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары җитәкчеләренә бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты. «Мәдәният, мәгариф, спорт учреждениеләре күп, аларда җылылык приборлары да шактый. Барысын да тикшерегез. Беренче чиратта сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылы бирәбез. Алар җылы кабул итәргә әзер булырга тиеш», – диде мэр.

Кабул итү графигы