Яр Чаллыда «Ел студенты-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Россия студентлары көне алдыннан Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» конкурсының финалы узды. Бүләкләү тантанасы яңартылган «Нур» яшьләр үзәгендә үтте.
Хәзер 00:38
,
20.5 °C
Хәзер 00:38
,
20.5 °C
Россия студентлары көне алдыннан Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» конкурсының финалы узды. Бүләкләү тантанасы яңартылган «Нур» яшьләр үзәгендә үтте.
Күп балалы гаиләләргә торак йорт төзү өчен Татарстан Республикасының бушлай җир кишәрлекләре бирү турында законын үтәү йөзеннән, Чаллыда эш дәвам итә. Чират исемлегенә 7 753 күп балалы гаилә кертелгән. Шулардан 3 060 гаиләгә җир кишәрлекләре бирелде.
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсенең 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә идарә башлыгы Ленар Гыйззәтуллин сөйләде.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 3 771 кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 1,34 % тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе хәзерге вакытта 1,9% тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
Ул шулай ук узган атнада коммунальчылар эшендә ачыкланган җитешсезлекләрнең бетерелүе турында хәбәр итте: " Идарәче компанияләр барысы кимчелекләрне бетерү өстендә эшләделәр, ишегалларын, керү юлларын җыештыруга бәйле хәлне төзәттеләр. Хәзер аны яхшырту өчен алдагы ике көн бар, шуңа күрә көчәйтелгән режимда эшлибез. Һава торышы мөмкинлек бирә, шуңа күрә бу ситуациядән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырышабыз ", – дип билгеләп үтте спикер.