Чаллының логопед-укытучысы дәүләт премиясенә лаек булды
Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы мәктәп логопеды Елена Азина Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Аны бирү турындагы Указга президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бүләкне фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлекне стимуллаштыру өчен күренекле педагоглар ала.