Башкарма комитетта коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында фикер алыштылар
Шәһәр Башкарма комитетында «Яр Чаллы шәһәрендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» дигән темага сәнәгать предприятиеләре, җәмәгать туклануы, сәүдә җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова алып барды.