1нче теш дәвалау поликлиникасы профсоюз конкурсы призеры булды
Россия Федерациясенең Атказанган табибы Рания Теркулова җитәкчелегендәге 1нче шәһәр теш дәвалау поликлиникасы Татарстан Республикасында социаль партнерлык үсешенең 30 еллыгына багышланган «Диалогтан гамәлгә» республика конкурсында иң яхшы учреждениеләр рәтенә кертелде. Оешма мактаулы өченче урынны алды һәм диплом, бүләк сертификатына лаек булды. Бүләкне оешманың баш табибы Рания Теркулова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Залина Краснова алды.