Чаллы кабат "Эш аты" иҗади лабораториясен кабул итәчәк
21-29 ноябрьдә Яр Чаллы дәүләт курчак театры базасында яшь режиссерларның өченче «Эш аты» иҗади лабораториясе узачак. Яшь режиссерларның «Эш аты» иҗади лабораториясе беренче тапкыр 2016 елда булды һәм үзен шул ук исемдәге фестиваль һәм курчак театрлары форумының лаеклы дәвамчысы гына түгел, ә хәзерге оригиналь форматта төрле сәхнәләштерү һәм сәнгать карарларын тормышка ашыру өчен тулы старт мәйданчыгы итеп күрсәтте.