Татар яшьләре форумында 10 проект эшләнде
"Нур" яшьләр үзәгендә татар яшьләренең интенсив форумы узды. Форумда югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 75 студент катнашты. Форумдагыларның барысы да катнашкан өчен брендлы бүләкләр алдылар. Чара программасы кысаларында укучыларга чакырылган спикерлар белән ачык диалог, «Безнең Татарстан» квизы, проектлар эшләү буенча мастер-класс һәм аларны булдыру буенча практик өлеш тәкъдим ителде.