Чаллы укучылары төп дәүләт имтиханын ничек тапшырды?
Төп дәүләт имтиханына йомгак ясалды. Бу турыда матбугат конференциясе барышында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. Быел ТДИнын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 5 514 укучы тапшырган. Бу максатлар өчен Чаллыда 17 имтихан тапшыру пункты эшләде.