2021 елда картлык буенча пенсияләр ничек билгеләнә
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе хәбәр итә. Гыйнвардан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнәчәк. Әлеге мөмкинлекне 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнар өчен каралган махсус ташлама бирә. 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар, туган көннәре елның беренче яисә икенче яртысына туры килүгә карап, пенсиягә 2021 елның икенче яртысында яки 2022 елның беренче яртысында чыгачаклар. Быел элеккеге пенсия яшенә җитүчеләргә күчеш чоры кагыйдәләре кысаларында пенсия 2024 елда билгеләнәчәк. Шунысын искәртү урынлы, россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта, бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Шахтерлар, тауда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, куркыныч яисә зарарлы эш шартларында эшләүчеләр – шундыйлардан. Эш белән тәэмин итүчеләр әлеге категориягә караган гражданнар өчен иминият фондына өстәмә взнослар күчерәләр һәм алар, элеккегечә, пенсиягә 55 һәм 60 яшьтән чыгалар. Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен дә саклана. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле күләмдә педагогик стаж туплаган авыл укытучысы пенсиягә тагын 3 елдан соң, 2024 елның апрелендә чыгачак.