Сәясәт
Ике ветеран юбилейларын билгеләп үтте
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәкинә Нурмөхәммәт кызы Минһаҗетдинова һәм Клавдия Никоноровна Лукинаның 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярларга котлаулар һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды. Сәкинә Нурмөхәммәт кызы ТАССРның Тукай районы Кызыл Юл авылында туа. Урта мәктәпнең җиде классын тәмамлый. Сугыш елларында ветеринар, аннан соң хисапчы булып эшли. 1951 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан Акмал Минһаҗетдин улы Минһаҗетдиновка кияүгә чыга. Лаеклы ялга киткәнче Сәкинә Нурмөхәммәт кызы Биклән авыл советы секретаре булып эшли. 2014 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Сәкинә Нурмөхәммәт кызы - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.