Чаллыда җирле юлларны кардан чистарту графигы
Яр Чаллыда 15 марттан 21 мартка кадәр җирле юлларны кардан чистарту графигы төзелде. Чаллылылардан, махсус техника эшенә комачауламасын өчен, юл буенда калдырылган автомобильләрне алып торуны сорыйлар.
Хәзер 23:15
,
21.5 °C
Хәзер 23:15
,
21.5 °C
Яр Чаллыда 15 марттан 21 мартка кадәр җирле юлларны кардан чистарту графигы төзелде. Чаллылылардан, махсус техника эшенә комачауламасын өчен, юл буенда калдырылган автомобильләрне алып торуны сорыйлар.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 18 мартта 12:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре үз компетенциясе чикләрендә консультацияләр бирәчәк. Кабул итү Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 кат адресы буенча, (8552) 32-06-07 телефоны аша алдан язылу юлы белән үткәрелә. Консультациягә язылган эшмәкәрләр тын юлларын индивидуаль саклау чараларыннан (битлекләр, респираторлар) файдаланырга тиешләр.
11 нче Олимпия резервы спорт мәктәбендә хатын-кызлар командалары арасында 8 нче мартка багышланган турнир тәмамланды. Уеннар 15 февральдән 12 мартка кадәр шәһәр мәктәпләре һәм 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында оештырылды. Ярышларның финал өлешенә дүрт команда чыкты: "Стрела", "КФУ", "НГПУ-1" һәм "Термата". Турнир нәтиҗәләре буенча «Термата» командасы җиңүче булды, икенче урында - «Стрела», өченче урында - «НГПУ-1» командасы.
Пенсия фонды идарәсе иминиятләнүчеләр өчен яңа сервис эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә РПФның техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм Пенсия фондыннан электрон документ әйләнеше аша бирелә торган шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин. Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хезмәте тарафыннан иминиятләүчеләрнең «теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар» (СЗВ-ТД) формасы буенча электрон документ әйләнеше (ЭДО) аша бирелә торган хисап мәсьәләләре мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне электрон адреска җибәрергә мөмкин otchet_pfr@101.pfr.ru . Башка төр мәгълүматлар буенча мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сервисларны ЭДОка күчерү буенча башкарылачак.
16 нчы мартта Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым - төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы - 8..-10°, урыны белән -15°ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы +1..-4°, урыны белән -7°. Юлларда бозлавык.