Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль ярышларлары узачак
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль ярышлары узачак. Ярышлар 14 майда ДОСААФ автомобиль мәйданчыгында узачак. Башланачак 10:00 сәгатьтә.
Хәзер 15:25
,
29.5 °C
Хәзер 15:25
,
29.5 °C
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль ярышлары узачак. Ярышлар 14 майда ДОСААФ автомобиль мәйданчыгында узачак. Башланачак 10:00 сәгатьтә.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында Россия Пенсионерлар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе активистлары Изге Болгар шәһәренә экскурсия белән барып кайттылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында татар теле һәм татар мәдәнияте бәйрәме – «Татар малае – 2022», «Татар кызы – 2022» бәйгесенең финалы узды. Конкурста шәһәрнең 131 балалар бакчасыннан 121 бала катнашты. Финалда 5 кыз һәм 5 малай көч сынашты. Компетентлы жюри татар телен белү, үз-үзеңне һәм гаиләңне күрсәтү, балаларның иҗади сәләтләрен бәяләде.
Җомга көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, төнлә һәм иртән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метр, көндез секундына 15-20 метр тизлектә.
Яр Чаллыда өченче ел «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, узган ике ел эчендә Яр Чаллыда 219 ишегалды төзекләндерелде. Быел программага 119 ишегалды керде, 38ендә эшләр башланды инде. Программа кысаларында тротуарлар, керү юллары ремонтлана, заманча уен мәйданчыклары, эскәмияләр, урналар урнаштырыла. Урам яктырткычларын заманча энергия саклый торган җайланмаларга алыштыралар. Өстәмә машина урыннары булдыруга зур игътибар бирелә.