Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилейлары белән котлаулар кабул итәләр
РФ Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Закирә Хәйдәр кызы Шәйхетдинова , Фоадия Галәви кызы Садеева котлаулар кабул иттеләр. Ветераннарны Үзәк районы хакимияте вәкилләре, «Үзәк» идарәче компаниясе директоры Салават Ситдыйков , «Ремжилстрой» идарәче компаниясе вәкиле, шулай ук ТИҮ рәисе котлады.