Җомга, 19 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Балалар китапханәсе республика конкурсында беренче урынны алды
Балалар китапханәсе республика конкурсында беренче урынны алды

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 8 нче санлы балалар китапханәсе-филиалы «Китапханә-библиографик грамоталылыкны һәм мәгълүмати мәдәниятне формалаштыру буенча балалар китапханәсендә иң яхшы эш оештыру» номинациясендә «Ел балалар китапханәсе - 2022» республика конкурсы җиңүчесе булды.

8 нче санлы балалар китапханәсе-филиалы мәгълүматка керүне киңәйтүгә, китапханә эшчәнлеген модернизацияләүгә һәм кулланучыларга сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтелгән күп кенә якты инициативалар һәм проектлар гамәлгә ашыра.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 мартыннан 19 октябренә кадәр «Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе» ДБУК базасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган «Ел балалар китапханәсе - 2022» республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасында балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләрнең эшчәнлеген камилләштерү, аларның җәмәгать тормышы үзәкләре буларак иҗтимагый статусын күтәрү; кулланучыларны китапханәдә мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат эзләргә һәм китапханәдән даими файдаланырга җәлеп итү; балалар китапханәләренең китапханә-библиографик дәресләр үткәрү буенча кызыклы эш тәҗрибәсен ачыклау максатыннан үткәрелде.

Кабул итү графигы