Чаллы Башкарма комитетына җылылык өчен түләү мәсьәләсе буенча шәһәрдәшләрдән 10 мөрәҗәгать кергән
Чаллы Башкарма комитетына быел җылылык өчен түләү буенча чаллылылардан ун рәсми мөрәҗәгать керде. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, тикшерү нәтиҗәсендә алты подъездның өчесенә генә кешеләр күчкән йорт ачыкланды.