Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55% тәшкил итә
2021 ел башыннан бирле Яр Чаллыда «Россия эше» кадрлар үзәгенә төрле сораулар буенча 14 952 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 7 445е - эш эзләүчеләр сыйфатында исәпкә куелган. Теркәлгәннәр арасында 57,6% - хатын – кызлар, 24,1% - 16-29 яшьлек яшьләр, 47,4% - үз теләге белән эштән китүчеләр һәм хезмәткәр инициативасы буенча хезмәт килешүен өзүчеләр.