Чаллы гаиләләрен челленджда катнашырга чакыралар
2021 елның 5 августында республикада "Авылда әби янында кунакта" дигән челлендж старт алды. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика Ата-аналар Советы оештыра . Челлендж шартлары буенча, гаилә авылда әби янында ничек вакыт үткәрүләре турында фото, фотоколлаж яки видеоролик җибәрергә кирәк. Яр Чаллыдан 50дән артык гаилә Республика Ата-аналар Советының рәсми төркемендә үз эшләрен тәкъдим итте.