Чаллылыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды
Татарстан Республикасы көнендә һәм шәһәр көнендә Яр буе паркы мәйданының төп сәхнәсендә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны тәбрикләделәр. Дәүләт бүләкләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Хәзер 03:04
,
19.5 °C

Бәйрәм чарасын иҗат коллективлары, спорт берләшмәләре, шәһәр мәктәпләре укучылары катнашында "Сөекле Татарстаным!" дигән театральләштерелгән тамаша ачып җибәрде.
Яр буе паркы мәйданын көтеп алынган чәчәкләр фестиваленең композицияләре бизәде. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, идарәче компанияләр белгечләре тарафыннан ясалган композицияләр Хәсән Туфан проспектында, Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр урнаштырылган.
Ат чабышлары программасы төрле категориядәге 9 узышны үз эченә ала.
Бүген Чаллыда Гостев урамында күпер төзелеше белән автомобиль юлын реконструкцияләүдән соң техник хәрәкәтне ачу тантанасы булды. Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәр булган участокта ремонт эшләре «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм «урам-юл челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылды.