Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең виртуозлары "Ак чәчәкләр"гә лаек булды
АМЯХ командасы "Ел табибы - Ак чәчәкләр" премиясенең «Уникаль очрак» номинациясендә җиңү яулады. Конкурска республиканың Ютазы районыннан 50 яшьлек пациентны коткару тарихы тәкъдим ителде, аның гомеренә куркыныч тудырган берьюлы өч диагнозы була: аневризма, аорта өзелү һәм катламлану. Аортаның тоталь зарарлануы 4 этап буенча торгызыла. Техник яктан катлаулы операцияләр 7 сәгать дәвам итә.