Ачык һавада кинотеатр
22 июньдә Комсомол районы администрациясе Татаркино белән берлектә, Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов ярдәмендә, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында Хәтер һәм матәм көненә багышланган Россия фильмы күрсәтүне оештырды. Чарага гаиләләр балалары һәм хәтта этләре белән дә килгәннәр.