Рус чит ил театрлары фестиваленә барлык билетлар сатылып беткән
29 июньгә кадәр Чаллыда V Халыкара рус чит ил театрлары фестивале узачак, ул Россия, Абхазия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Көньяк Осетиянең җиде театр коллективыннан 220дән артык артистны җыйды. Фестиваль башланыр алдыннан театр режиссерлары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар.