31 команда "Спорт территориясе" фестивалендә катнашты
19- 29 июнь көннәрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән Үзәк районы мәктәпләренең спорт мәйданчыкларында Үзәк районы хакимияте башлыгы кубогына “Спорт территориясе” фестиваленә старт бирелде. Фестиваль кысаларында А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей һәм 60 нчы мәктәп спорт мәйданчыкларында пионербол, волейбол һәм футбол буенча сайлап алу ярышлары узды. Иң көчле ишегалды командасы исеме өчен 31 команда көрәште. Ярышларда 200 дән артык спортчы катнашты.