Наил Мәһдиев: "Өлкәннәрнең бурычы-балаларны юлларда куркынычсызлыкка өйрәтү"
Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры җәмәгатьчелеккә яшь чаллылыларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә эшне көчәйтүне сорап мөрәҗәгать итте. "Безнең бурычыбыз – җәйге сәламәтләндерү лагерьларын файдалы куллану, балаларга билгеле бер компетенцияләр бирү. Бу уникаль проблеманы күтәрү зарур - бер урында шулкадәр балалар җыелганда мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйм, алар белән аңлату эше алып барырга кирәк. Җәйге чорда шәһәр читендәге лагерьларга аерым игътибар бирелә", - дип билгеләп үтте ул. Исегезгә төшерәбез, Чаллы ЮХИДИ пропаганда бүлеге мәктәпләрнең һәм бакчаларның юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге эшен даими тикшерә һәм контрольдә тота. Бу юнәлештә 165 чара узган.