Наил Мәһдиев яңа туган баланы каршылау тантанасында катнашты
Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәр Денис һәм Анастасия Миңниязовлар гаиләсен ишәюләре белән котлады. Денис хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Яшь гаиләнең күптән көтелгән кызлары Лия дөньяга килде. Яшь әнине котларга туганнары һәм якыннары, шәһәр мэры, эштәге хезмәттәшләре, Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин килде. Наил Мәһдиев гаиләнең туганнарына мөрәҗәгать итеп, аларның ярдәме мөһим һәм кирәклеген билгеләп үтте.