Яңа ел алдыннан чыршылар сату башланды
Яңа ел алдыннан тере чыршылар сату башланып китте. Сату 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Хәзер 15:52
,
28.5 °C
Хәзер 15:52
,
28.5 °C
Яңа ел алдыннан тере чыршылар сату башланып китте. Сату 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертеләчәк. Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, күпфатирлы торак йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллану тыела.
Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Яр Чаллыда традицион «Яңа ел казы» ярминкәләре үткәрелә. Быел алар 18, 19, 25 һәм 26 декабрьдә ике мәйданчыкта: «Төзүче» стадионы каршында һәм Ипподром территориясендә узачак. Эш вакыты: 8:00дән 15:00гә кадәр. Бу хакта матбугат конференциясендә кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр итте.
Яр Чаллыда санитар-эпидемияләргә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау дәвам итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шул исәптән эш бирүчеләрнең вакцинация таләпләрен ничек үтәвен тикшерә.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә яңа ел бәйрәменең форматы турында атналык матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: « Ата-аналар һәм туганнар COVID-19дан вакцинация узу турында яки соңгы алты айда кичерелгән авыру турында расланган мәгълүматка ия булырга тиеш . Бинага кергәндә контактсыз термометрия үткәрелергә тиеш, тән температурасы 37,1дән арткан затларга әлеге чараларда катнашу тыела ».