Татарстанда Пенсия фонды һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
«Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар - бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособиеләр һәм түләүләр гамәлгә ашырылганда актуаль. Безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазь чыганакларда гына түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк», - дип билгеләде Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.