Яр Чаллы предприятиесе калдыкларны эшкәртү җиһазларын камилләштерә
5 июньдә билгеләп үтелүче Эколог көне уңаеннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «Эко Сила НЧ» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Компаниягә 2017 елның ноябрендә нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 35 кеше эшли.