Дүшәмбе, 15 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллы активистлары Мәскәүдә үз уңышлары турында сөйләячәкләр

17-20 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларның беренче съезды уза. Татарстан Республикасыннан 15 актив кыз һәм малай катнаша. Алар арасында ел активистлары – «Большая перемена» проектының төбәк командасы координаторы Камилә Юнысова, Кира Рәхимуллина Татарстан Республикасы Иреклеләр җәмгыяте вәкиле Гүзәлия Сираҗиева. Чара кысаларында дискуссия мәйданчыклары һәм панель сессияләр, агарту һәм мәдәни очрашулар планлаштырылган.

Съездның төп вакыйгалары булып хәрәкәткә керү тантанасы һәм аны ачу, хәрәкәтнең күзәтчелек советы рәисе белән очрашу, «Большая перемена» премиясен тапшыру булачак.

Кабул итү графигы