Чаллыда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр темасы буенча Шәһәр Советы депутатлары «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында фикер алыштылар. Утырышка кадәр Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары масштаблы реконструкция үткәрелгән «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты бинасын карадылар.
Депутатлар үткәрелгән ремонтка һәм мәдәни-милли берләшмәләр эшчәнлеге өчен булдырылган шартларга югары бәя бирделәр.