Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:38 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:38 , 20.5 °C
21.04.2022
0
Поделиться
ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко Яр Чаллының 57 нче гимназиясен юбилее белән котлады
ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко Яр Чаллының 57 нче гимназиясен юбилее белән котлады

57 нче гимназия үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды. Бәйрәмдә педагогик хезмәт ветераннары, укучыларның әти-әниләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, педагоглар, башка белем бирү оешмаларыннан кунаклар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында – «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотарева.

Чараның тантаналы өлешендә гимназия директоры Елена Федоренко катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул бу вакыйганың мөһимлеген ассызыклады һәм үз хезмәтләре белән бу искиткеч көнне якынайткан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Олег Коробченко 57 нче гимназия коллективын мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.