Бүген Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов «6 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм йортлар буенча җаваплылар белән берлектә «Гренада» округының 6 комплекс территориясен карап чыкты.
Очрашу барышында катнашучылар комплекс территориясен карап тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча контрольгә алынган сораулар һәм теләкләр әйтелде. Иң актуаль мәсьәләләр – юлларны һәм тротуарларны, торак йортларның түбәләрен кардан чистарту.
Яңгыраган барлык мөрәҗәгатьләр депутат тарафыннан эшкә кабул ителде, депутат запрослары шәһәр хакимиятенә һәм «Электротехниклар» идарәче компаниясенә җибәреләчәк.