Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:49 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:49 , 28.5 °C
31.05.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр
Яр Чаллыда Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр
Яр Чаллыда Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр

Сезнең игътибарыгызга Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары программасын тәкъдим итәбез.

Җиңү паркында (Шахмат-шашка клубы янында) 11:00дә спорт мәйданчыгы оештырылачак; Эчке зур сәхнәдә 12:00дә «Балачак – ул мин һәм син!» күңел ачу цирк программасы старт алачак; Кече сәхнә, парк эчендә 12:00дә «Ура! Каникуллар!» концертын карап булачак. 

Энтузиастлар бульварында 11:00-13:00дә «Һәрвакыт булсын кояш» программасы барачак. 

Бибишев исемендәге Театр паркында 13:00 сәгатьтә "Бала-фест" программасы тәкъдим ителәчәк, биредә театральләштерелгән тамаша, рәсем ясау буенча мастер-класс, Әбугалисина белән мавыктыргыч сәяхәт, конкурслар, бүләкләр булачак.

Шишкин бульвары 16:00 сәгатьтә яшь чаллылыларны «Балачак – күңелле» уен программасына көтә; 17:00 сәгатьтә балалар өчен «Җәйге фантазияләр» дигән мастер-класс үткәреләчәк.

ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында 10:00-11:30да «Җәй, биюләр, күңел ач!» бәйрәм концерт программасы узачак. «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында 09:30да «Һәрвакыт булсын кояш» асфальтта балалар рәсеме конкурсы үткәреләчәк; Зур залда 10:00дә «Земляничка» балалар үрнәк театры тарафыннан «Һәрвакыт булсын кояш» концерт программасы оештырылачак; 11:00дә «Ералаш» тәкъдим ителәчәк. 

«КАМАЗ» мәдәният сарае мәйданында 15:00дә «Җәй планетасы» бәйрәм концерт - күңел ачу программасы үткәреләчәк.  «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге (Яр буе микрорайоны) 11:00дә «Балачак планетасы» күңел ачу программасын тәкъдим итәчәк. 

Яр Чаллы картиналар галереясе 10:00дән 18:00гә кадәр күргәзмәләре белән сөендерәчәк.

«Тридевятое царство» скверында 17:00дә «Ура, каникуллар!» концерт-күңел ачу программасы узачак. «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында 15:00дә әрмән халык уеннары һәм гореф-гадәтләре белән танышып булачак, ә 17:00дә «Халлап тĕнчи» (әкиятләр дөньясы) чуаш иҗат остаханәсе оештырылачак.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге (Элеватор тавы) 13:00дә «Ковбой каникуллары» күңел ачу бию программасын тәкъдим итәчәк.

«Тарихи-туган якны өйрәнү музее»нда 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Балаңны музейга китер» акциясе узачак.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге (Суар микрорайоны) 15:30дә күңел ачу программасына кунакларын көтәчәк.

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 19:00 сәгатьтә тамашачылар игътибарына Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» дигән гыйбрәтле хикәятен тәкъдим итәчәк.

Чаралар "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"нда да оештырылачак. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә «Музыка яңгырый, димәк, бүген җәй бәйрәме башланды!» программасыннан башланып китәчәк, 16:00дә «Китап, кояш, дуслык – менә нәрсә балаларга кирәк!» бәйрәме, ә 17:00дә «Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме тәкъдим ителәчәк. 

4 июньдә Җиңү паркында (Үзәк сәхнә (ракушка) 11:00-18:00дә «Капитошка» бәйрәме узачак.