Вторник, 26 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:56 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:56 , 24.5 °C
17.06.2024
0
Поделиться
Яшьләр көне-2024: бәйрәм программасы билгеле булды
Яшьләр көне-2024: бәйрәм программасы билгеле булды

Башкарма комитет җитәкчесе Винер Харисов яшьләрнең бәйрәм көнен оештыру һәм үткәрү турында сөйләде.

«Быел бәйрәм 29 июньдә уза. Ул Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспекты буенча «Яр буе» паркы майданына кадәр үткәреләчәк», - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.

17:00 сәгатьтән «Яр буе» паркы мәйданында Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын концерт программасы көтә. Анда шәһәрнең талантлы яшьләре һәм иҗат коллективлары катнаша. Кичке чарада чаллылылар һәм шәһәр кунаклары алдында Россиянең «Galibri & Mavik» дуэты һәм DJ Саймон чыгыш ясаячак.

«Бу безнең шәһәр һәм яшьләребез тормышында якты вакыйга, шуңа күрә барлык көчләр әлеге бәйрәмне оештыруга юнәлдереләчәк», – дип билгеләп үтте шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Бәйрәм салют белән тәмамлана.