Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:44 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:44 , 21.5 °C
07.12.2022
0
Поделиться
Кыш бабай чаллылыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады
Кыш бабай чаллылыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

Чаллының тимер юл вокзалына илебез баш тылсымчысының әкияти поезды килде.

Бөек Устюгтагы Кыш бабай чаллылыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады! Вокзал перронында "Энергетик" мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында бәйрәм программасы булды. Сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады. Теләге булганнар Кыш бабайның әкият вагоннарын карый алдылар. Кич белән Кыш бабай белән әкият поезды башка шәһәрләргә юл тотты. Белгәнегезчә, поезд йөздән артык шәһәрне әйләнеп узарга тиеш, үз юлын ул 22 октябрьдә Бөек Устюгтан башлады һәм 14 гыйнварда сәяхәтне тәмамлый, шуннан соң кире юлга чыгачак.