Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:43 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:43 , 22.5 °C
09.04.2022
0
Поделиться
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Чиста шәһәр: 114 оешма өмәгә чыкты
Все фото

Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәрнең өч районы территориясендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 548 кеше, 114 оешма катнашты.

№ 17, 24, 28, 87, 34 нче мәктәп, 29 нчы гимназия укучылары, 105, 49, 26, 10, 110 нчы балалар бакчалары хезмәткәрләре үз территорияләрендә тәртип урнаштыру буенча эшләр башкардылар.

18 сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү, АЗС, ГСК, автостоянка предприятиеләре тирә-юнь территорияләрен җыештырдылар.

Комсомол районы территориясендә «Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте» студентлары «Комсомол» скверын, «Жилфонд» ҖЧҖ - «Тридевятое царство» скверын чүп-чардан чистарттылар.

«Энергетик» мәдәният сарае коллективы Евгений Батенчук һәйкәле янында һәм мәйданында кар аттылар.

10, 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы», «Бумажник», «Дружба» һәм «Парковый» ТИҮ рәисләре һәм активлары белән берлектә, Саначин исемендәге яр буе, «Дан аллеясы» һәм «Ромашкино» скверы территорияләрен тәртипкә китерү буенча эшләр башкарылды.

3 нче урта мәктәп укучылары «ТКХ аллеясы»н чүп-чардан арындырдылар, ә 44 нче урта мәктәп укучылары С. Титов исемендәге сквер территориясен себерделәр.

Шулай ук язгы икеайлык кысаларында «Жилкомсервис» ҖЧҖ йорт яны территорияләреннән 6,980 тонна шина утильләштерелде.

Эшләр дәвам итәчәк.

Барлыгы 9 көн эчендә санитар-экологик икеайлык кысаларында 79,32 гектар территорияне чүп-чардан чистартылды, 2 369 кеше җәлеп ителде.